Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Тәмәке белән аны тартучы да яна” сәләмәтлек сәгате

Ятмас Дусай авыл китапханәсендә  “18 ноябрь – халыкара тәмәкедән баш тарту көне” уңаеннан “Тәмәке белән  аны тартучы да яна” исемле китап күргәзмәсе  һәм шул  темага китап укучылар белән әңгәмә үткәрдем.Китап күргәзмәсенә түбәндәге китапларны урнаштырдым: Н.Ибраһимова “Тәмәкенең зарары”, Ф.Галләм “Сәламәтлек телим”,В.С.Михайлов “Саулыгым – байлыгым”.

Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катламнарын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау.

 

Катнаштылар: төрле яшьтәге 5 китап укучы