“Космоска сәяхәт”
Ятмас Дусай авылы китапханәсе дә ел саен илебез күләмендә уздырылучы мөһим чарага – “ Китапханә төне – 2021” акциясенә кушылды һәм “Космоска сәяхәт” дип аталды.
Быелгы “Китапханә төне 2021” – Фән һәм технологияләр елы һәм дөнья тарихында истәлекле датага кешенең космоска беренче тапкыр очуына 60 ел тулу уңаеннан уздырылды.”Китапханә төне”ндә әдәбият сөюче укучыларга беренче космонавт Юрий Гагарин турындагы презентация тәкъдим ителде,газета – журналдагы(Гагарин турында) өзекләр кычкырып укылды,фотолар каралды.
Катнаштылар: 7 китап укучы