"Намусыңны яшьтән сакла!”
9 декабрь – бөтен дөнья коррупциягә каршы көрәш көне.
Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Шул уңайдан Ятмас Дусай авыл китапханәсе дә коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Намусыңны яшьтән сакла!” исем астында Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә хокук сәгате үткәрде.
Әлеге сөйләшүдә китап укучыларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде.Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды. Yткәрелгән чараның максаты: яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлылык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.
Катнаштылар: 1-4 сыйныф укучылары,16 бала.