“Әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз”
27 октябрь көнне Ятмас Дусай мәдәният йортында күренекле язучы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәбирә Гыйматдинованың иҗатына багышланган “Әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз” исемле әдәби кичә үткәрдек.Язучының тормышын һәм иҗат юлын чагылдырган “Сүз тылсымы – дәва” исемле презентация тәкъдим иттем.Язучының китапларыннан һәм матбугатта чыккан мәкаләләрдән “Нәбирә Гыйматдинова – 60 яшь» исемле китап күргәзмәсе оештырдым.Түбәндәге китапларын урнаштырдым:”Бер тамчы ярату”,”Сихерче”,”Үзем генә беләм”,”Ут күбәләге”,”Чәрелдек”,”Том 1,2,3” һ.б.Китап укучыларны язучының китаплары белән таныштырдым,күзәтү ясадым.
Кичә барышында Нәбирә Гыйматдинованың “Кыргый”,”Күке әни” әсәрләреннән өзекләр тыңлап үттек,”Хат” һәм “Бер тамчы ярату”әсәрләреннән сәхнәләштергән өзекләр күрсәттек.
Шулай ук кичә барышында китап укучыларым Вакыйф абый Файзрахманов һәм Нурзия апа Шакирова язучының китапларын укыгач туган уй кичерешләре белән уртаклаштылар.