"Интернет- синең дустыңмы?"
3 февраль көнне Ятмас Дусай мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Куркынычсыз Рунет” атналыгында “Интернет - синең дустыңмы ?” исемле сыйныф сәгате үткәрдем.
Максаты: Интернетның файдалы һәм заралы яклары белән китап укучыларны таныштыру, Интернеттан дөрес һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү.
Укучыларга “Куркынычсыз интернет” исемле презентация тәкъдим иттем.”Сабантуй” журналындагы “Виртуаль дөнья» сәхифәсе белән китап укучыларны таныштырдым, андагы интернет,компьютерлар дөнясына күзәтү ясадым,журнал битләрендәге өзекләрдән кычкырып укулар оештырдым.
Язучы Александр Есинның “Компьютер “ исемле әкиятен укыдым,укучыларның фикерләрен тыңладым.Ә соңыннан интернет,компьютерларга кагылышлы табышмаклар әйтеп,укучыларның уйлау сәләтен арттырдым.
Катнаштылар: 1-4 сыйныф укучылары,9 бала.