“Иң татлы тел – Туган тел”
17 февраль көнне Ятмас Дусай балалар бакчасында “21 февраль – Халыкара туган тел көне”нә карата “Иң татлы тел – Туган тел”исемле китапханә дәресе үткәрдем.Без балалар белән туган телебезне зурлап татар телендә әкиятләр,риваятьләр укыдык,шигырьләр сөйләдек,җырлар җырладык,татар халык уеннары уйнадык,табышмаклар,мәкальләр әйтештек.
Катнаштылар: 6 бала.