“Мәхәббәт нәрсә ул?”
14 февраль көнне Ятмас Дусай авылы китапханәсендә гашыйклар көненә карата “Мәхәббәт нәрсә ул?” исеме астында түгәрәк өстәл оештырдым.Бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында риваять тыңладык,мәхәббәт темасын чагылдырган китапларга күзәтү ясадым, мәхәббәт темасы яктыртылган түбәндәге шигырьләрне кычкырып укыдык:
Һ.Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”,С.Рәмиев “Син”,М.Җәлил “Ышанма”,Ф.Яруллин “Мәхәббәт кошы”,”Тагын мәхәббәт турында” һәм башкалар.
Ә соңыннан җырлы –биюле уеннар уйнадык,күчтәнәчләр белән чәй эчтек.
Катнаштылар: төрле яшьтәге 15 китап укучы.