"Ятмас Дусай кызы – элемтәче Мөнәвәрә»
Ятмас Дусай авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары белән «Сугышның йөзе хатын – кыз түгел» проект кысаларында «Ятмас Дусай кызы – элемтәче Мөнәвәрә» исемле хәрби сәгать уздырды.
Хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар.
Көтелмәгәндә башланып дүрт ел буена сузылган сугыш афәте безнең язмабыз герое язмышында да тирән эз калдырган.
Авылдашыбыз,Ятмас Дусай авылы кызы Агламшина Мунавара Аглям кызы 1925 елнын 5 январенда Ятмас Дусай авылында дөньяга килә.1943 елда 18 яшьлек кызны тимер юл гаскәрләренә элемтәче итеп хезмәткә алалар. Сугыш кырларында хезмәт итеп 1945 елда безнең Мунавара апабыз Германиянең Брауденберг шәһәренә кадәр килеп җитә.Сугыш беткәч тә ул әле өенә кайта алмый,аларны сентябр аенда Япон сугышына җибәрәләр.Ятмас Дусай кызы Мунавара апа «За отвагу» медале белән бүләкләнә.Сугыш кырларыннан исән – сау әйләнеп кайтып ,гаиләле тормышта 2007 елга кадәр тыныч гомер кичерә.
Катнаштылар : 11 китап укучы.