Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

"Партизаннар турында укыйбыз” батырлык дәресе

Ятмас Дусай авылы китапханәсе 2 февраль  “Көчле рухлылар” халыкара акциясе кысаларында авылыбызның башлангыч сыйныф укучылары белән ”Партизаннар турында укыйбыз” исемле батырлык дәресе  үткәрде. Укучыларны  фронтовик язучылар һәм аларның әсәрләре белән таныштырдым.Чара барышында И.Газинең "Малай белән эт", "Сыерчыклар" хикәяләре,Муса Җәлилнең  “Кызыл ромашкалар”, “Моабит дәфтәрләре”, “Сандугач һәм чишмә”балладасы кычкырып укылды.

Китапханәдәге “Барысы да сугыш турында”исемле китап күргәзмәсе белән китап укучыларны таныштырдым һәм китапларга күзәтү ясадым,укырга тәкъдим иттем.

Балаларның әлеге тема белән кызыксынуларын күрү иң күңеллесе булды.

 

Кичәнең максаты:балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләү.

Катнаштылар:1-4 сыйныф укучылары 5 бала.