«Утлы боҗра эчендә 900 көн һәм төн» хәтер сәгате
Ленинград блокадасы - куркыныч һәм авыр чор, дөнья тарихында онытылмас сәхифә, ул анда яшәүчеләрнең батырлыгына аерым хөрмәт уята.
Ятмас Дусай авыл китапханәсендә 27 январь көнне «Утлы боҗра эчендә 900 көн һәм төн» исемле хәтер сәгате узды һәм «Ленинград блокадасы балалары» дип аталган презентация күрсәтелде. Китапханәче балаларга блокададагы Ленинград балаларына нәрсә кичерергә туры килгәне турында сөйләде.
Катнаштылар: төрле яшьтәге 5 китап укучы