Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез”

3 декабрь –Билгесез солдат көне.Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Ятмас Дусай  авыл китапханәсендә “Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез”- исемле китап күргәзмәсе  төзелде һәм «Беркем дә онытылмады» исеме астында хәрби  сәгать уздырдым .Китап укучыларга бу көннең килеп чыгышы турында аңлатма бирдем, 2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелә- яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту  икәнен сөйләп үттем. Мостай Кәримнең «Билгесез солдат» шигырен кычкырып укыдык.Ә соңыннан мәдәният йорты каршындагы сугышчан солдат һәйкәленә  венок һәм чәчәкләр куйдык.

Катнаштылар:2-4 сыйныф укучылары 6  укучы