Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк»

Һәр буын  үзенең  тарихын,үткәнен белергә тиеш. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» диләр, менә шул максатны алга куеп китап укучылар өчен авылдашыбыз Расил абый Нәбиевның “Ятмас Дусай тарихы” китабына күзәтү ясадык. 2020 ел – ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән тарихка кереп калды.15 июль   көнне Ятмас Дусай авыл китапханәсендә  китап укучыларыбыз өчен ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Тарих битләренә күзәтү” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм  кыскача күзәтү ясалды.

Катнаштылар: төрле  яшьтәге китап укучылар һәм 5-6 сыйныф укучылары 5 бала.