“Ленинград камалышында 900 көн һәм төн»
27 января вошел в историю как пример неповторимого подвига советского народа и верности святой Родине. Блокада Ленинграда – одно из самых печальных событий в истории Великой Отечественной войны. В то же время это проявило стойкость советского народа, веру в победу над фашистскими захватчиками. К сожалению, эта победа досталась многим жертвам. В кровопролитных боях, обеспечивших свободу и, самое главное, решительный поворот Великой Отечественной войны, героически погибли 2 млн солдат и офицеров Северной столицы. В 872-дневной осаде от голода погибли 632 253 ленинградца. Героизм наших героев, победивших фашизм, мы не имеем права забывать! Ятмас Дусаевская сельская библиотека с учащимися Ятмас Дусаевской начальной школы, с целью увековечения подвига наших соотечественников, погибших в блокадном Ленинграде. Час Памяти» 900 дней и ночей в блокадном Ленинграде". Детям была представлена папка” Дети Блокады".Через рисунки в папке с трепетом слушали о горькой судьбе Тани Савичевой, хлебных карточках, злоключениях врага, о “жизненном пути”. Минутой молчания почтили память жертв блокады Ленинграда. Прочитали отрывки из «дневника Тани Савичевой»о маленькой девочке, оказавшейся в плену. Дневник Тани остался в живых и является одним из символов Великой Отечественной войны. В конце мероприятия мы пришли к выводу, что всегда с уважением относиться к хлебу бережно, не забывать героев войны, которые сражались за светлую жизнь, за мир.. Участвовали: учащиеся 1-4 классов-15 детей.27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!
Ятмас Дусай авыл китапханәсе Ятмас Дусай башлангыч мәктәбе укучылары белән , Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан. “Ленинград камалышында 900 көн һәм төн» дип исемләнгән Хәтер сәгате үткәрде. Балаларга “Блокада балалары” исемле папка күрсәтелде.Папкадагы рәсемнәр аша Таня Савичеваның ачы язмышы, ипи карточкалары, дошманның явызлыгы, “Яшәү юлы” турында тетрәнеп тыңладылар. Ленинград блокадасы корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык. Камалышта калган нәни кызчык турындагы «Таня Савичеваның көндәлеге»турында өзекләр укыдык. Таняның көндәлеге исән калган һәм Бөек Ватан сугышы символларының берсе булып тора. Чара ахырында Икмәккә һәрвакыт хөрмәт белән сакчыл карарга, якты тормыш, тынычлык өчен көрәшкән сугыш каһарманнарын онытмаска дигән нәтиҗәгә килдек..
Катнаштылар: 1-4 сыйныф укучылары 15 бала.