Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

"Сак булыгыз, экстремизм!"

3 сентябрь көнне киң катлам китап укучылар өчен “Сак булыгыз, экстремизм!исеме астында әңгәмә уздырдым, Экстремизм соңгы елларда чит илләрдә генә түгел,бездә дә җитди куркыныч тудыручы күренешләрнең берсе.Мисаллар җитәрлек.Кызганычка каршы,экстремизм очраклары әледән – әле булып тора һәм аның йогынтысына эләгүчеләр арасында яшьләр байтак. Нинди дә булса милләтне,динне өстен кую фанатизм белән бергә үрелгән очракта,күп кенә бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.Шуңа күрә әлегә очрашуда шикле төркемнәрдән саклану,дини әдәбият белән танышканда,игътибарлы булуы хакында сүз булды

Катнаштылар: 5 китап укучы.