Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Кошлар – канатлы дусларыбыз”

1 апрель  -  халыкара кошлар көненә карата “Кошлар – канатлы дусларыбыз” исемле башваткычлар,табышмаклар кичәсе үткәрдем.

Максаты:кошларга сакчыл караш,балаларның хәтер сөләтен  үстерү.

Шулай ук китап укучыларыма Талия Шакирова төзегән “Кошлар”китабына обзор ясадым,бу китапта табигатебез бизәкләре булган кошлар хакында мәгълүмат бирелә,аларга багышланган шигырьләр,хикәяләр тәкъдим ителә.

«Канатлы дусларыбыз» исемле китап күргәзмәсе төзедем.Китап күргәзмәсенә түбәндәге китапларны урнаштырдым:Талия Шакирова “Кошлар”,Нияз Хәкимуллин ” Алар яшәргә тиеш”,В.А.Попов “Животный мир Татарии” һәм башкалар.

Катнаштылар: 1 – 4 сыйныф укучылары, 9 укучы.