Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә”

7 май көнне Ятмас Дусай мәдәният йорты каршындагы, яу кырында ятып калган авылдашларыбызның якты истәлегенә куелган  һәйкәл янында Бөек җиңүнең 71 еллыгын каршылап тантаналы”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә” бәйрәм кичәсе булды.Быелгы җиңү бәйрәме шунысы белән истә калды , катнашучыларның кулларында бабаларыбызның портретлары иде.Укучылар килгән кунакларны эчтәлекле шигырләр,моңлы җырлар,дәртле биюләр белән сәламләләделәр.Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.

 

Катнаштылар: җирлек рәисе Ф.Гарифуллина,  тыл ветераннары, ветераннар советы рәисе В.Файзрахманов, мәдәният хезмәткәрләре,мәктәп укучылары (25 кеше).