"Дәүләтебез әләме!
23 август көнне Ятмас Дусай авыл китапханәсендә “Дәүләтебез әләме” исеме астында китапханә дәресе үткәрдем.Россия флагының туган көнен, андагы һәр төснең мәгънәсен, ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт икәнен китап укучыларга аңлатып үттем.
Катнаштылар: Башлангыч сыйныф укучылары,8 бала.