Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

"Яхшы китаплар уку – үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул" китап күргәзмәсе

Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан Ятмас Дусай авылы  китапханәсендә "Яхшы китаплар уку – үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул"  исеме астында китап күргәзмәсе төзелде.Китап күргәзмәсендә Татарстан китап нәшриятында басылган, китапханәбездә булган иң өлкән

китаплар куелды.Безнең китапханәдә иң өлкән китап – А.С.Пушкинның 1948 елда басылган “Сайланма әсәрләре”,Таҗи Гыйззәтнең 1954 елда басылган“Сайланма пьесалар” китабы. Китап укучыларыбыз китап күргәзмәсендәге үзләреннән өлкән китаплар белән кызыксынып  таныштылар һәм укырга алдылар.