Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

”Алар илгә җиңү алып кайтты”

3 мая в рамках международной акции “Читаем детям о войне” в Ятмас-Дусайской сельской библиотеке был проведен литературный час”Они принесли победу стране”. Познакомила учащихся начальных классов с писателями-фронтовиками и их произведениями.В ходе мероприятия были озвучены рассказы И. Газина "мальчик и собака", "скворцы", баллада Мусы Джалиля “красные ромашки”, “Моабитская тетрадь”, “Соловей и Чишма”. В библиотеке я познакомила читателей с книжной выставкой”Все о войне". Учащиеся вспомнили и о своих дедушках, бабушках и дедушках, которые воевали на фронте и в тылу. Было приятно видеть, как дети интересуются этой темой. Цель мероприятия-воспитание у детей и подростков патриотических чувств. Приняли участие: учащиеся 1-4 классов 5 детей

Ятмас Дусай авылы китапханәсендә 3 май көнне  “Балаларга сугыш турында укыйбыз” халыкара акциясе кысаларында”Алар илгә җиңү алып кайтты” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларын фронтовик язучылар һәм аларның әсәрләре белән таныштырдым.Чара барышында И.Газинең "Малай белән эт", "Сыерчыклар" хикәяләре,Муса Җәлилнең  “Кызыл ромашкалар”, “Моабит дәфтәрләре”, “Сандугач һәм чишмә”балладасы кычкырып укылды.

Китапханәдәге “Барысы да сугыш турында”исемле китап күргәзмәсе белән китап укучыларны таныштырдым һәм китапларга күзәтү ясадым,укырга тәкъдим иттем.

Укучылар үзләренең сугышта һәм тылда көрәшкән әби – бабайлары турында да искә алып үттеләр.

Балаларның әлеге тема белән кызыксынуларын күрү иң күңеллесе булды.

Кичәнең максаты – балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләү.

Катнаштылар:1-4 сыйныф укучылары 5 бала