“Бер яхшы сүз ,мең дарудан көчлерәк”
3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Ләкин физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче күп аларның. Безнең авылыбызда да бар андый кешеләр. Шушы форсаттан файдаланып Чишмәбаш авылы китапханәчесе Зәкиев Рәисне инвалидлар көне уңаеннан күчтәнәчләр белән сөендереп кайтты. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле шәхесләрнең тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!
3 декабря- Международный день инвалидов. Часто инвалидов называют людьми с ограниченными физическими возможностями. Но у них много силы духа и сердца, а также силы воли, даже если они ограничены физическими возможностями. В нашем селе тоже есть такие люди. Воспользовавшись случаем, библиотекарь села Чишмабаш порадовала Закиева Раиса подарками в честь Дня инвалидов. Благодаря нашей заботе, пусть и ненадолго, мы будем помнить о трудностях жизни этих доблестных людей, дарить им радостные мгновения, вселять надежду на будущее, уверенность в завтрашнем дне!