Здравствуй, школьная пора!
1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бу көнне без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз. Белем бәйрәме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын!