Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Сабантуйга бүләк җыю күренеше.

25 май көнне Чишмәбаш авылында Сабантуйга бүләк җыю оештырылды. Бүләкләрне, гадәттә, Сабантуй иртәгә була дигән көнне җыялар. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Ә егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкара.