Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Традиция буенча, Нәүрүз бәйрәмен язгы көн белән төн тигезләшү көнендә- 21 мартта билгеләп үтәләр. Нәүрүз- җир йөзендәге иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, аны күп халыклар билгеләп үтә. Чишмәбаш авылы китапханәсендә , “Татлы балачак” кызыксындыру клубына йөрүче балалар белән "Нәүрүз мөбәр булсын" дип исемләнгән яз бәйрәме үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык гореф-гадәтләре, милли ризыклар турында сөйләде. Балалар шулай ук бу көнне якыннарыңа мәхәббәт, өлкән буын кешеләренә ихтирам һәм кайгыртучанлык күрсәтергә кирәклеге турында белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Төркемдә йөрүче егетләр үзләре коймак  пешереп кызларны тәмле, кайнар коймак белән сыйладылар. Чара бик күңелле үтте. 

По традиции Навруз отмечают в день весеннего равноденствия-21 марта. Навруз- один из древнейших праздников на земле, его отмечают многие народы. В Чишмабашской сельской библиотеке состоялся  праздник весны «Нәүрүз мөбәрәк  булсын»,  с детьми посещающими клуб по интересам " Татлы балачак". Библиотекарь рассказала об истории возникновения праздника, народных традициях, национальных блюдах. Дети также узнали, что в этот день нужно проявлять любовь к близким, уважение и заботу к людям старшего поколения, вспомнили пословицы и поговорки. Ребята сами испекли блины и угостили девушек вкусными горячими блинами. Мероприятие прошло очень весело.