Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Ифтар мәҗлесе”

12 март көнне Кара – Елга авылы мәчетендә балалар өчен ифтар ашы үткәрелде. Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала.Әлеге изге айда бар мөселманнар да изге гамәлләрен үтәргә ашыга, ураза тота, игелек ле гамәлләр кыла, хәер-сәдакалар бирә, ифтар ашлары уздыра.  Сый-нигъмәттән сыгылып торган табыннан соң , авылыбызның имамы Гомәров Булат Аллаһка якынаю турында вәгазь сөйләп, күңелләрне рухландырды. Чыннан да, ифтарга барып, авыз ачып кына калмыйсың, ишеткән вәгазьләрдән, киңәш-табышлардан нинди дә булса файда аласың. 

12 марта в мечети села Кара-Елга состоялся ифтар для детей.. Проведение ифтара в месяц Рамадан считается одним из благих и благодатных деяний. В этот священный месяц все мусульмане спешат совершать благие дела, соблюдают пост, совершают добрые дела, раздают милостыню, проводят обед- ифтар. После угощения имам нашего села Гумеров Булат воодушевил сердца , произнеся проповедь о приближении к Аллаху. Действительно, на ифтаре ты получаешь какую-то пользу от услышанных наставлений, советов и находок.