“Ил терәге – ир егеттә!”
16 февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан , җирлек буенча “Ил терәге- ир егеттә!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Күп еллардан бирле бу дата аерым билгеләп үтелә. Шулай ук бу бәйрәмгә Махсус Хәрби Операциядән ялга кайткан егетләребез дә чакырылган иде. Чарабызның кунаклары бүген гади генә ир егетләр түгел, ә утны-суны, дары исен, сугыш ачысын татыган чыныккан ир-егетлэр.Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның иминлектә әйләнеп кайтуларын телибез.