Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

«Где добро, там тепло»

Без сәламәтлекләре чикле булган авылдашларыбыз белән һәрдаим эшлибез.Аларга ярдәм итәбез, кул эшләре белән китапханәгә чакырабыз. Без алар белән бергәләп, әлеге хезмәтләре өчен горурланабыз һәм шатланабыз. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр Шулай ук туган көннәрен дә оытмаска , аларны сөендерергә тырышабыз. Алмазлы мозайка белән картиналар төзүче остабыз Зәкиев Рәиснең 12 февраль туган көне. Үз чиратымда мин дә аны туган көне белән котлап, бүләкләр биреп сөендереп  кайттым әле. Рәискә алдагы тормышында сәламәтлек , уңышлар телим. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле шәхесләрнең тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!