«Территория безопасного Интернета »
Февраль башында Куркынычсыз Рунет атналыгы билгеләп үтелә. 11 февраль көнне Чишмәбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Имин интернет территориясе »дигән темага куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Бүген интернет -балалар тормышының аерылгысыз өлеше. Алар аралаша, укый, уйный, видео карый һәм контент тудыра. Әмма интернет челтәрендә аларны куркынычлар көтә: мошенниклык, зарарлы сайтлар, кибербуллинг һәм шәхси мәгълүматларның чыгуы. Балаларны интернеттан куркынычсыз файдаланырга өйрәтү мөһим.Чара башында укучылга белән блиц-сораштыру үткәрелде, аның нәтиҗәсендә аларның барысы да интернеттан, социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан файдалануы ачыкланды, аларның күбесе онлайн уеннар уйный. Балалар «Интернет безгә нәрсәсе белән файдалы? " дигән сорауга җиңел генә җавап бирделәр.«, әмма "интернет нәрсә белән куркыныч?" дигән сорауга", "вируслар йоктыру”ны гына атый алды . Китапханәче балаларга интернет-янауларның төрле төрләре турында аңлаешлы формада сөйләде, барысы бергә Интернетта әдәпле аралашу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.