«Маленькие герои большой войны»
Ел саен 8 февральдә Дөнья яшь герой-антифашист көнен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм фашистларга каршы көрәшүче яшь геройларны искә алу көне уңаеннан Чишмәбаш авыл китапханәсендә герой -пионерларга багышланган чара узды. Чара өчен китап-иллюстратив күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә сугыш чоры балалары, герой – пионерларның батырлыклары турындагы китаплар, шулай ук герой – пионерларның фотогалереясе тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Укучылар үз яшьтәшләре Лена Голиков, Зина Портнова, Марат Казеев, Валя Котик турында кызыксынып тыңладылар.