"Память о Холокосте"
Россиядә Холокост корбаннарын искә алу атнасы уза. Ул 27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Освенцим концлагеры тоткыннарын 1945 елның язында азат итү датасына багышланган. 25 гыйнвар көнне Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Чишмәбаш авылы китапханәсе "Холокост турында хәтер" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны «Холокост» төшенчәсе белән таныштырды, фашист палачлары тарафыннан «яраксыз» халыкны юк итү өчен оештырылган концентрацион лагерьлар турында сөйләде. Китапханәченең сөйләгәннәре тематик презентация белән үрелеп барды, анда укучылар үлем лагерьларындагы коточкыч тормыш шартлары , анда тоткыннар рәхимсез мөгамәләгә, ачлыкка, җәзалауга һәм җинаятьчел медицина экспериментларына дучар ителүләре, газ камераларында һәлак булулары турында белделәр. Крематорийларда кешеләрне массакүләм яндыру фактлары турында да сөйләнде.
В России проходит Неделя памяти жертв Холокоста. Он приурочен к 27 января- Международному дню памяти жертв Холокоста, дате освобождения узников концлагеря Освенцим весной 1945 года. 25 января в рамках Года защитника Отечества, посвященного 80-летию Победы, Чишмабашская сельская библиотека провела информационный час "Память о Холокосте". Библиотекарь познакомила детей с понятием «Холокост», рассказала о концентрационных лагерях, организованных фашистскими палачами для уничтожения "негодного" населения. Рассказ библиотекаря сопровождался тематической презентацией, где читатели узнали об ужасных условиях жизни в лагерях смерти , где заключенные подвергались жестокому обращению, голоданию, пыткам и преступным медицинским экспериментам, гибли в газовых камерах. Говорилось и о фактах массовых сожжений людей в крематориях.