Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Игелекне көн дә кылыйк”

3 декабрь - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне. Ләкин физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче күп аларның. Безнең авылыбызда да бар андый кешеләр. Шушы форсаттан файдаланып Чишмәбаш авылы китапханәчесе  Зәкиев Рәистә кунакта булып , Рәисне сөендереп алмазлы мозайка бүләк итеп кайтты.. Кул эшләре остасы, җанга рәхәтлек бирә торган алмазлы мозайка төзи ул  Рәис. Әлбәттә, кул эшләре зур сабырлык, түземлек сорый. Рәис , эшләгән вакытта мин аруны да, вакыт үткәнен дә сизмим, ди. "Осталык, талантлык кына җитми, үҗәтлек тә кирәк", ди ул. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Аңа саулык һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.