Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Имбир печеньеларын бизәү”

21 ноябрь көнне Чишмә-Баш авылы китапханәсендә Гаилә елы уңаеннан Хазиевлар һәм Галимзяновлар гаиләсе катнашында “Имбир печеньеларын бизәү” дип исемләнгән осталык сәгате үтте. Бу гаиләләр иң актив гаиләләрдән санала. Ни генә эшләргә кушсаң да , нинди йомыш белән мөрәҗәгать  итсәң дә алар безгә һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Бүгенге чарада да бу гаиләләр бик теләп катнаштылар.  Алдан әзерләп куелган имбир печеньеларын  балалар һәм әти – әниләр зур тырышлык белән бизәделәр. Чараның төп максаты: гаиләләрне берләштерү,балаларның бер берсенә булган дуслык мөнәсәбәтләрен арттыру, бер берсенә ярдәмләшеп үсү теләген ныгыту.Гаиләләрнең ныклыгы бердәмлектә , татулыкта. Билгеле булганча, үз кулларың белән әзерләнгән ризык кадерле дә, тәмлерәк тә була. Чараны гаиләләрнең үз куллары белән бизәлгән имбир печеньелары белән тәмләп чәй эчеп тәмамладык.!!