«Наркотики и наркомания - опасная среда»
6 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә 4 һәм 5 сыйныф укучылары белән “Наркотиклар һәм наркомания куркыныч мөхит” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга бөтен илебезне колачлаган проблема, наркотикларның зыяны , шулай ук наркотиклар кулланучы кешегә яный торган куркыныч турында сөйләде. Балалар актив рәвештә әңгәмәгә кушылдылар, наркотикларга бәйлелекнең нәрсә булуы, наркотиклар һәм наркомания турында сөйләүләрдән нәрсә дөрес, ә нәрсә — мифлар булуы турында сөйләштеләр, бу һәлакәтле бәладән үзеңне ничек саклап калырга мөмкин булуы турында , наркотикларны саткан очракта нинди җаваплылыкка тартылулары турында белделәр. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
6 октября в Чишмабашской сельской библиотеке с учащимися 4 и 5 классов была проведена беседа на тему “Наркотики и наркомания - опасная среда”. Библиотекарь рассказала ребятам о проблеме , охватившей всю страну, о вреде наркотиков, а также об опасности, которая грозит человеку, употребляющему наркотики. Ребята активно включились в беседу, поговорили о том, что такое наркотическая зависимость, о том , что из разговоров о наркотиках и наркомании есть правда, а что — мифы, узнали о том, как можно уберечь себя от этой катастрофы, к какой ответственности они могут быть привлечены в случае продажи наркотиков. Учащиеся сделали вывод, что необходимо вести здоровый образ жизни, заниматься спортом.