Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы”

20 сентябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе мәктәп укучылары өчен «Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы» дигән китапханә сәгате үткәрде. Шәҗәрә — кешегә тууга бирелгән төп мирасларның берсе. Чарада китапханәче укучыларны «шәҗәрә» төшенчәсе белән таныштырды, борынгы бабаларыбызның тарихын өйрәнү, нәсел агачын төзү күп вакыт, көч, түземлек һәм белемнәр таләп итүе турында сөйләде.