“Күңелле балачагым”
11 август көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе клуб хезмәткәрләре белән берлектә сабантуй мәйданында балалар белән “Күңелле балачагым” дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Балалар белән төрле күңелле уеннар уйнадык, биедек, күңел ачтык. Кыскасы, беренче минутларыннан ук бәйрәм мохите күңелләрне яулады һәм чара искиткеч оешкан төстә, бер сулышта барды – авылның Сабан туе мәйданы балаларның көр тавышларыннан гөр килеп торды.