Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Әдәп һәм әхлак"

17 январь  көнне Кара – Елга авылы мәчетендә балалар белән “Әдәп һәм әхләк “ дигән темада очрашу,әңгәмә булды. Барчабызга да мәгълүм: барлык заманнарда, һәрбер җәмгыятьтә балалар тәрбиясенә бик зур игътибар бирелгән. Балалар ул – һәр дәүләтнең, һәрбер халыкның, һәр гаиләнең дәвамы, киләчәге: бүгенге балалар киләчәктә шушы ил белән идарә итәчәкләр, алар халыкның, җәмгыятьнең намусын, рухи-әхлакый мирасын, мәдәниятен, милли йөзен сакларга тиешле затлар. Шуңа да аларга тиешле тәрбия бирү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлеклеләр рәтендә булырга тиеш.