Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Безнең йөрәкләрдә син,Тукай!"

24 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Катнашты “Китапханәнең яшь дуслары” клубына йөрүче балалар, барлыгы 8 укучы.  

Максат: Г.Тукай турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Г.Тукай  әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. Узара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру.

Укучыларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде. “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар өчен Г. Тукай иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Уен барышында балалар сорауларга җавап бирделәр,  кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар.  Укучылар  Г.Тукайның  шигырьләрен сөйләделәр. Кичә Г.Тукайның “Туган теле” җыры белән тәмамланды.

24 апреля в Аш-Бузинской сельской библиотеке была проведена викторина  “В наших сердцах ты, Тукай!". Участвовали ребята посещающие клуб по интересам « Китапханәнең яшь дуслары”, всего 8 учащихся. 

Дети познакомились с жизнью и творчеством Габдуллы Тукая, рассказ сопровождался показом презентации.  Был проведен обзор книжной выставки "Вечно живи Тукай в наших сердцах". Была проведена викторина по творчеству Габдуллы Тукая. В ходе игры дети отвечали на вопросы, разгадывали кроссворды, находили ответы на загадки. Дети  читали стихи Тукая. Завершилось мероприятие песней Г. Тукая “Туган тел”.