"Театр-серле дөнья"
19 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, “Библиосумерки-2019” Бөтенроссия акция кысаларында “Театр-серле дөнья” дип исемләнгән чара уздырылды. Катнашты 2 сыйныф укучылары, барлыгы 6 укучы.
Чара барышында балалар театр сәнгате, атаклы театрлар, күренекле артистлар иҗаты белән таныштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. “Казан театрлары” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар “Ай белән кояш” татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” һәм “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сөйләделәр. Балалар актив катнашты, алар өчен театр турында яңалыклар ишетү театр дөньясына зур сәяхәт булды.
19 апреля в Аш-Бузинской сельской библиотеке в рамках Всероссийской акции “Библиосумерки-2019” было проведено мероприятие под названием “Таинственный мир-театр”. Приняли участие учащиеся 2 класса, всего 6 учащихся.
В ходе мероприятия дети познакомились с театральным искусством, разнообразием театров, творчеством известных артистов. Учащиеся получили ответы на интересующие их вопросы. Была показана презентация” Казанские театры". Ребята инсценировали татарскую народную сказку "Ай белән кояш". Также читали стихи Г. Тукая “Бала белән күбәләк” и “Кызыклы шәкерт”.