“Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз”
1 апрель -Бөтендөнья кошларны саклау көне. Шул уңайдан 2 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары белән “Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Катнашты 6 укучы.
Чара барышында кошлар турындагы кызыклы мәгълүматларны, шигырьләрне, әкиятләрне, хикәяләрне балалар кызыксынып тыңладылар . Кошларга багышлап төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга “Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар кошлар турында әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан йомгаклау ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Викторинада катнашкан балаларга кызыксындыру бүләкләре бирелде.
В рамках празднования Международного дня птиц, 2 апреля в Аш-Бузинской сельской библиотеке прошла игра-викторина под названием “Птица-наши пернатые друзья” . Участвовали ученики 2-4 классов, всего 6 детей.
В ходе игры дети узнали много интересного о птицах, об их повадках, о том, какую пользу приносят они человеку. Была показана презентация “Язны сәламли кошлар”. Также были прочитаны стихи и рассказы о птицах. Дети активно отвечали на вопросы викторины. Победители награждены памятными подарками.