"Ягез әле, кызлар!"
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан 7 март көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 1-4 сыйныф кызлары арасында “Ягез әле, кызлар!”- бәйгесе узды. Катнашты 16 кыз.
Кызлар “Роза” һәм “Тюльпан” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Алар һәр конкурста бик теләп катнаштылар: шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар һәм башка төрле биремнәр дә бик күңелле үтте. Ахырдан нәтиҗә ясап җиңүчеләр билгеләнде. Кичә өстәл табыны артында чәй эчү белән тәмамланды.