Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Күңелле стартлар"

 1 июнь  Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  балалар белән "Күңелле стартлар" бәйгесе үткәрелде.

Максат: Укучыларда җитезлек, кыюлык үстерү; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; командалык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Ахырдан нәтиҗә ясалды һәм катнашкан балаларга бүләкләр бирелде.

Катнашты 14 бала.