"Хезмәткә-хөрмәт"
24 май көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Хезмәткә-хөрмәт" дигән темага кичә үткәрелде.
Максат: Укучыларның төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын баету, киңәйтү, хезмәткә хөрмәт, һөнәр ияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, белем алуга омтылыш тәрбияләү.
Кичә барышында укучылар белән төрле һөнәрләр турында сөйләшү алып барылды. Балаларга "һөнәрләрнең бар төрлесе"-дип исемләнгән презентация күрсәтелде. һөнәр турында мәкальләр әйтештеләр, кроссворд чиштеләр һәм табышмакларга җавап бирделәр. "Кем булырга?" исеме астында күргәзмә оештырылды.
Катнашты 15 укучы.