"Файдалы һәм куркынычсыз интернет"
5 февраль көнне китапханәдә, 2-4 сыйныф укучылары өчен “Файдалы һәм куркынычсыз интернет” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Катнашты 9 укучы.
Чара барышында балалар интернетның файдалы һәм заралы яклары белән таныштылар. Укучылар әлеге дәрестә әңгәмәдә катнаштылар, “Безопасность в интернете” дип исемләнгән презентация карадылар. Шулай ук балаларга интернеттан башка да кирәкле информацияне китап, сүзлекләр ярдәмендә таба алу мөмкинлеге аңлатылды. Әлеге дәрес укучыларны интернетта сак һәм уяу булырга өндәде.