"Әкиятләр иленә сәяхәт"
5 гыйнвар көнне китапханәдә, китап укучы балалар өчен “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Катнашты 5 укучы.
Максат: Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү, әкиятләр аша бер-береңне хөрмәт итәргә , дус-тату булырга өндәү.
Әлеге чара вакытында балаларның бик күп әкиятләрне белгәнлекләре ачыкланды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. “Табышмак әйтәм, җавабын тап” , “Әкиятнең исемен әйт” уеннары уйнатылды. Шулай ук әкият иллюстрацияләре төшерелгән кисәкләрдән бербөтен рәсем җыйдылар, әкиятләрдә очраган мәкальләрне искә төшерделәр. Бүгенге чара балаларда яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге калдырды.