"Туган җирем, сөйгән халкым"
3 гыйнвар көнне китапханәдә, төрле яшьтәге балалар өчен “Туган җирем, сөйгән халкым” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Катнашты барлыгы 9 бала.
Туган җир, туган як- hәр кеше өчен изге нәрсәләр. Кечкенәдән сабый күңе-лендә туган якка мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык сорый.
Балаларга Аш- Буҗи авылы тарихы сөйләп кителде, чишмәләр турында сүз алып барылды. Авыл исеме каян килеп чыккан, элек яшәгән кешеләр турында бик күп магълүмәт ишеттеләр. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Шулай ук “Аш-Буҗи авылы” дип исемләнгән китапка күзәтү ясалды.