"Тапкырлар иленә сәяхәт"
2 гыйнвар көнне китапханәдә балалар белән “Тапкырлар иленә сәяхәт” дип исемләнгән уен үткәрелде. Катнашты башлангыч сыйныф укучылары, барлыгы 6 укучы булды.
Максат: балаларда тапкырлык, зирәклек, бердәмлек тәрбияләү; логик фикерләү сәләтен үстерү.
Уен барышында укучылар табышмакларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук интеллектуальная викторина сорауларына җавап бирделәр. Уен бик күңелле үтте, балалар бик актив катнаштылар. Ахырдан нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.