"Бөек Ватан сугышы һәм язучылар"
9 май- Җиңү бәйрәме. Шул уңайдан 5 май көнне балалар өчен "Бөек Ватан сугышы һәм язучылар" дигән темага әдәби кичә үткәрелде.
Максат: Укучыларны Бөек Ватан сугышындагы татар язучылары: Ф.Кәрим, А.Алиш, М.Җәлил белән таныштыру. Укучыларда ветераннарга карата олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Укучылар кичә барышында Ф.Кәрим, А.Алиш, М.Җәлил сугыш чоры язучылары белән таныштылар. Аларның тормыш юлы һәм иҗатлары турында сөйләп кителде. Укучылар язучыларның шигырьләрен сәнгатьле итеп укудылар. Укучыларга "Дәһшәтле чор балалары" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Шулай ук "Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.
Катнашты 20 бала.