Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"

21 декабрь көнне китапханәдә,1-4 сыйныф укучылары өчен  “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән  темага КВН үткәрелде. Катнашты 10 бала.

 Максат: Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау; вакытны дөрес бүләргә өйрәтү; дөрес туклану кирәклеген төшендерү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү; укучыларның коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү.

  Кичә барышында учылар сорауларга җавап бирделәр. Сәламәтлек турында мәкальләр әйттеләр. Шулай ук табышмакларга җавап бирделәр. Кичә бик күңелле үтте.