"Китап һәм кино".
22 апрель көнне китап укучы балалар өчен "Библиосумерки-2016" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Китап һәм кино" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Кичә барышында балалар белән "Китап һәм кино" иленә сәяхәт иттек. Беренче тукталыш "Балалар киносы" булды. Бу тукталышта укучылар балалар китапларына төшерелгән мультфильмнар һәм кинолар белән таныштылар. Икенче тукталыш "Татар әдәбияты һәм кино сәнгате". Монда укучылар белән татар язучыларның әсәрләренә, повестьларына төшерелгән татарча кинолар турында фикерләр алышынды. Өченче тукталышта "Башваткыч" уены уйнатылды. Монда балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан укучылар Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат" повесте буенча төшерелгән татарча киносын карадылар. Балаларга кичә бик охшады. Ахырдан истәлекле бүләкләр бирелде.
Катнашты 12 укучы.