"Тукай исеме мәңгелек!"
21 апрель көнне Аш-Буҗи авылының "Тамчы" балалар бакчасына йөрүче балалар өчен, Г.Тукайның 130 ел тулу уңаеннан "Тукай исеме мәңгелек!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Үткәрде китапханәче Ярмиева Алсу. Катнашты 5-6 яшьлек балалар, барысы 23 бала.
Максат: Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Балаларга бөек шагыйрьнең тормышы турында сөйләп кителде. Г.Тукайның "Су анасы" дигән әкияте кычкырып укылды. Соңыннан балалар әкият буенча сорауларга җавап бирделәр. "Шигырьне дәвам ит" уены уйнатылды. Шулай ук балалар Г.Тукайның китаплары белән таныштылар. Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.