Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Экологик марафон"

16 ноябрь көнне китапханәдә, башлангыч сыйныф укучылары белән “Экологик марафон” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Катнашты 6 укучы.

  Кичә барышында балалар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләшү алып барылды. Балалар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап әйттеләр.

1нче ярыш: Син кошларны таныйсыңмы?

2нче ярыш: Бу кайсы кош тавышы?

3нче ярыш: Кроссворд.

4нче ярыш: “Балалар сүзе”.

5нче ярыш: Дәвам ит.

6нче ярыш: “Йөзгә бер”.

7нче ярыш: “Кем тизрәк?”

Кичә Ф.Яруллинның “Терәүсез да тора биеклек” дигән шигыре белән тәмамлана.